Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның балалар китапханәсендә беренче сыйныфлар өчен бәйрәм узды

    Район балалар китапханәсендә гимназиянең беренче сыйныф укучылары өчен Белем бәйрәме узды.

    Балалар кызыклы Белем иле буйлап сәяхәт кылдылар. Аларны бу юлда мультфильм геройлары белән очрашулар көтте. Алар балаларга викторина сораулары, төрле биремнәр әзерләп куйган иделәр. Мәктәптә үзеңне ничек тотарга, “авыру” китапларны ничек дәваларга кирәген дә төшенделәр укучылар. Хәтта сәламәтлекләрен ныгытып, зарядка да ясадылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: