Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның 5 нче мәктәбе дә шахмат зоналы булды

    Бүген Азнакайның 5 нче урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.

    Биредә шахмат зонасын ике урында булдырганнар. Өлкән сыйныф укучылары икенче каттагы фойеда уйный алса, башлангычлар өчен махсус сыйныф бүлмәсе җиһазландырылган.

    Аларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Роза Галеева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, иҗтимагый совет рәисе Лилия Әхмәдишина һәм мәктәпләрдән кунаклар катнашты.

    Инде хәбәр итүебезчә, иң яхшы шахмат зонасы бәйгесенә нәтиҗәләр март азагында ясалачак. Мәктәпләрдә шахмат турнирының сайлап алу турлары, апрельдә исә район башлыгы призына муниципаль этабы узачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: