Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайга республика районнарының мәгариф  идарәләре җитәкчеләре җыелды (ФОТО+ВИДЕО)

    Бүген Азнакайда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашында республика районнарының мәгариф  идарәләре җитәкчеләре  семинары уза. Ул милли проектларны тормышка ашырганда ведомствоара хезмәттәшлеккә багышлана.

    Кунакларның юлы шәһәребезнең 9 нчы мәктәбендә оештырылган  күргәзмәләр белән танышудан башланды.

    Аннан алар ике төркемгә бүленеп, төбәкне өйрәнү музеенда, Халыклар дуслыгы йортында, «Чатыр-Тау Арена» спорт комплексында, сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәптә, «Сандугач», «Тамчыкай» балалар бакчаларында булачаклар.

    Семинарның пленар өлеше Азнакай 1 нче урта мәктәбендә узачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: