Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда укытучыларның һөнәри бәйгесе башланды

    Азнакай районында “Ел укытучысы-21” конкурсының муниципаль этабы башланды. Анда быел 14 укытучы катнаша.

    Шулай ук “Иң яхшы татар теле укытучысы” конкурсының да муниципаль этабында 10 педагог һөнәри осталыгын сыный.

    “Бүген укытучылар ачык дәресләр бирделәр. Иртәгә матер-класс күрсәтәчәкләр һәм җитәкчеләр катнашында түгәрәк өстәл узачак. Бәйге шартларында башка еллардан аермалар юк”, – диде мәгариф идрарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина.

    Җиңүчеләр 15-16 февральдә Әлмәттә узачак зона турында районыбыз данын яклаячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: