Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда «Сандугач» балалар бакчасы ачылды (ФОТО+ВИДЕО)

    Республикабызда гамәлгә ашырылучы «Демография» милли проекты кысаларында бүген Азнакайның Нефтьчеләр урамында «Сандугач» балалар бакчасы ачылды.

    Әлеге тантанада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, район һәм шәһәр, төзүче оешма җитәкчеләре катнашты.

    Бакча 220 балага исәпләнгән. Анда барлыгы 12 төркем, шуның беренче катта урнашкан 6 төркеменә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар йөри. 77 кешене эшле дә иткән яңа балалар бакчасы.

    Әлеге хакта тулырак «Маяк» газетасыннан укый аласыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: