Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда әрмән телендә диктант яздылар

Бүген шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә әрмән телендә диктант язу оештырылды.

Анда районыбызда яшәүче әрмән милләте вәкилләре катнашты.
 

"Мондый чара Азнакайда беренче тапкыр уздырыла. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Максаты - җирлегебез яшәүче милләтләрнең туган теллләренә мәхәббәт тәрбияләү, шул телдә аралашуны үстерү, гореф-гадәтләрен яңарту" - ди мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева.
 

Районда 167 әрмән милләте вәкиле яши. 
4 нче мәктәп базасында балалар өчен әрмән телен өйрәнү түгәрәге эшли. Чит телләр укытучысы Марине Манян милләттәшләренә бик теләп туган телләрендә язарга, укырга, сөләшергә өйрәтә.

 

"Шундый мөмкинлек тудырган өчен Татарстан Президентына, район, мәгариф идарәсе җитәкчеләренә рәхмәт", - ди әрмән диаспорасы җитәкчесе Лерон Восканян.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев