Азнакайда республика районнарының мәгариф идарәләре җитәкчеләре семинары узды (ФОТО+ВИДЕО)
14 ноябрьдә Азнакайда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашында республика районнарының мәгариф идарәләре җитәкчеләре семинары узды.
Ул милли проектларны тормышка ашырганда ведомствоара хезмәттәшлеккә багышланды.
Кунаклар башта шәһәребезнең 9 нчы мәктәбендә оештырылган «Цифрлы белем бирү мохите», «Заманча мәктәп», «Һәркемнең уңышы», «Киләчәк заман укытучысы», «Социаль активлык», «Яшь һөнәрманнар» күргәзмәләре белән таныштылар.
Аннан ике төркемгә бүленеп, төбәкне өйрәнү музеенда, Халыклар дуслыгы йортында, «Чатыр-Тау Арена» спорт комплексында, сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәптә, «Сандугач», «Тамчыкай» балалар бакчаларында булдылар. Бу коллективлар тарихи мирасны саклау, балаларга һөнәри юнәлеш бирү, юл-транспорт травматизмы профилактикасы, икетеллелек, сәламәтләндерү буенча проектлар, мигрант гаиләләр белән эшләү алымнарын күрсәттеләр.
Семинарның пленар өлеше Азнакай 1 нче урта мәктәбендә узды. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кунакларны сәламләп, яңа балалар бакчалары, мәктәпләр төзүдә, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауда, аларның матди-техник базасын ныгытуда, сәләтле педагогларга һәм балаларга ярдәмнәре өчен республика җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде һәм мәгариф юнәлешендә җирлегебездә соңгы елларда башкарылган эшләр белән таныштырды. Ул районыбыз мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә бүләк - Европа буйлап сәяхәт сертификаты тапшырды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов үз чиратында җылы кабул итүләре өчен азнакайлыларга рәхмәтен җиткерде.
Семинарда мәгариф өлкәсенә караган мөһим мәсьәләләр күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев