Реклама
Азнакай шәһәре Балалар иҗаты үзәге базасында авиомодельләштерү түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар арасында планерлар очырту буенча муниципаль ярышлар узды.
Ярышларның дәрәҗәле кунагы, педагог-ветеран Рәфис Арысланов ракеталар ясау буенча мастер-класс бирде һәм ачык һавада аларны һавага очырып күрсәтте.
Кечкенәләр төркемендә беренче урынны – Тимур Канищев, икенче урынны – Камил Гыйздәтуллин, өченче урынны Марсель Зиннәтуллин алды.
Урта төркемдә беренчелекне Артур Мирошниченко яулады. Икенче урында – Фирзәт Гатауллин, өченче урында – Артем Артемьев.
Җиңүчеләр республика ярышларында катнашчак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз