Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда каникулда мәктәп яны лагерьлары эшли

Каникул көннәрендә Азнакай районыныда 13 мәктәп яны лагеры эшләчәк.

2 ноябрьдән Азнакай район мәктәпләре укучылары бер атналык көзге каникулга туктыйлар.

Каникул көннәрендә барлыгы 970 бала өчен бушлай 13 мәктәп яны лагеры эшләчәк. Аның 10 сы – Азнакайда, 3 се – Актүбәдә.

Өлкән сыйныфлар өчен “Акыллы каникуллар” проекты гамәлгә ашырылса, кече сыйныфлар өчен сәламәтләндерү, спорт, иҗади юнәлештә һәм башка кызыклы чаралар оештырылачак. Балаларны ике тапкыр тукландыру каралган.

Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, лагерьларда барлык санитар нормалар сакланачак, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев