Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда башлангыч сыйныф укытучыларының төбәк семинары узды - ФОТО

    ​​​​​​​Гимназиядә “Дәрестә һәм укудан тыш эшчәнлектә кече яшьтәге мәктәп балаларының рухи-әхлакый үсеше” дигән темага төбәкара семинар узды. Анда Азнакай. Сарман, Лениногорск, Әлмәт районнарыннан һәм Башкортстаннан 40 педагог катнашты.

    Семинар барышында ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде, педагоглар тәҗрибә уртаклаштылар. Гимназия педагоглары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән халыклар фестивале дә, Балалар иҗат үзәге педагогларының халык һөнәрләре ярминкәсе дә кунакларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: