Реклама
Быел мәктәпне 287 укучы тәмамлый. Аларның 53 е “Укудагы аеруча уңышлары өчен” медаленә лаек.
Бүген шәһәребезнең Мәдәни үзәгендә унберенче сыйныфны тәмамлаучы медаль ияләренә район башлыгы грантын тапшыру тантанасы узды.
Быел мәктәпне 287 укучы тәмамлый. Аларның 53 е “Укудагы аеруча уңышлары өчен” медаленә лаек.
Тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, мәгариф идарәсе җиткәчесе Зөлфия Гыйләҗева, мәктәп директорлары катнашты.
– Бу сезнең, әти-әниләрнең, укытучыларның уртак хезмәт җимеше, тырышлыгы нәтиҗәсе. Сез районыбыз горурлыгы. Киләчәктә төрле өлкәләрдә эшләп, районыбыз үсешенә үзегездән лаеклы өлеш кертерсез дип ышанабыз, – диде Марсель Шәйдуллин.
Таһир Һадиев та чыгарылыш укучыларына имтиханнарын уңышлы тапшырып бетереп, тормышта үз юлларын табуларын, уңышлар теләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз