Реклама
Азнакай 8 нче урта мәктәбенең театр коллективы Әлмәт шәһәрендә узган “Talenta” фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясады.
Чит телдә танылган әсәрләрдән җырлар, шигырьләр, инсценировкалар башкару осталыгы буенча әлеге бәйге дүртенче елын уздырыла һәм анда быел Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә районнары укучылары катнашты.
Азнакай 8 нче урта мәктәбенең театр коллективы “Инсценировка” номинациясендә беренче урынны яулады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз