Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары хәзер хыялны ничек тормышка ашырырга белә

Бүген Азнакай шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен педагогия фәннәре кандидаты Владимир Дергунов белән “Хыяллар ничек тормышка аша?” дигән темага иҗади очрашу узды.

“Классное содружество” интерактив программасы авторы укучыларга “БИНИЛЕКТ: Бизнес-Фән-Интеллект” интерактив өстәмә белем бирү программасы мөмкинлекләре хакында сөйләде.

Владимир Александрович – балалар, яшүсмерләр һәм педагоглар өчен популяр програмалар һәм проектлар авторы. “Бинилект”ның төп идеясы – яшүсмерләрдә лидерлык һәм эшмәкәрлек күнекмәләре формалаштыру һәм үстерү өчен шартлар тудыру, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, төбәкнең идарәче кадрлар резервын формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

Кичен Владимир Дергунов әти-әниләр белән дә очрашты. Ул виртуаль дөнья чорнап алган чорда гаиләдә тере аралашу традициясен яңарту, балалар тәбрияләүдә заманча алымнарга тукталып, әлеге юнәлештә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган программаларны яктыртты.

“Очрашу бик җанлы һәм файдалы узды”, – ди мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Зөлфия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев