Реклама
Регина Зәйниева, район балалар хәрәкәте кураторы
Апрель азагында үзизоляция шартларында яшәүгә бер ай була. Укучылар инде мәктәпне, сыйныфташларын, түгәрәкләрне сагынып өлгергәннәрдер. Азнакай балалар иҗаты үзәге Балалар иҗтимагый оешмалары советы белән берлектә "Без элеккечә телибез!” онлайн-акциясе оештыра. Һәр укучы социаль челәтәрләргә мәктәп,
түгәрәкләр тормышы белән бәйле фотосүрәтләрен куя ала. Бәлкем кемдер шигырь язып сөйләр, җыр чыгарып җырлар. Истәлекләр безне кабаттан мәктәп стеналары эченә алып кайтыр. Акция 31 апрельгә кадәр дәвам итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз