Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары 365 килограмм батарейка җыйган

Батарейкалар Чиләбе шәһәрендә урнашкан эшкәртү заводына җибәрелгән.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы башлангычы белән соңгы ике ай эчендә Азнакай укучылары 365 килограмм батарейка җыеп, “Гринта” региональ операторына тапшырган.

– Кулланыштан чыккан батарейкаларны коммуналь калдыклар белән чүпкә ташларга һич ярамый, – ди “Гринта” җәмгыятенең генераль директоры Светлана Ярлыченко. – Чүп чиләгенә ыргытылган бер батарейка 20 квадрат метрга якын җирне һәм 400 литр суны авыр металлар белән пычрата. Алдар әз генә күләмдә булса да, кеше организмына куркыныч тудыра ала.

Татарстанның көнчыгыш зонасындагы 23 муниципаль районда батарейка җыю урыннары оештырылган булган. Быел 9 тонна батарейка заводка тапшырылачак. Мондый акция уку елы азагына кадәр дәвам итәчәк. Иң актив катнашучыларны бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев