Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай техникумы студентлары авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очраштылар

Бүген Азнакай политехник техникумы студентлары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очраштылар.

– Бу уку елында авыл хуҗалыгы профиле буенча 2 төркем чыгачак. Алар практиканы хуҗалыкларда, үзебезнең басуларда үтеп, тәҗрибә тупладылар. Мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы, – диде техникум директоры Роберт Хөснетдинов.

Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Лилия Гафиева белдерүенчә, бүгенге көндә районда 543 ваканция бар, шуның 19 авыл хуҗалыгы өлкәсенә карый. Авылда югары һәм урта һөнәри белемле агрономнар, зоотехниклар, мал табиблары, мехнизаторлар, терлекчеләр җитми.

Ни өчен авылда бу һөнәрләргә кытлык? Яшь белгечләр эшкә урнашуда нинди кыенлыклар кичерәләр? Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев