Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай студентлары полиция эшчәнлеге белән танышты

Азнакай район эчке эшләр бүлеге Россия студентлары көненә багышланган “Студентлар десанты” бөтенроссия акциясенә кушылды.

Хокук сакчылары Азнакай политехника техникумында булып, студентлар белән очраштылар.

Чара барышында бүлекнең эксперт-криминалистика төркеме җитәкчесе Альбина Хаҗиева бармак эзләре алуны, аларны махсус программалар ярдәмендә тикшерү, аннан гаепләнүчеләрне ничек ачыклаулары турында аңлатты. Балигъ булмаган балалар эшләре бүлеге инспекторы Эльза Вәлиева үзенең чыгышында административ хокук бозулар һәм җинаятьләр турында сөйләде.

Соңыннан шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлназ Әхмәтшина укучыларга әлеге юнәлештә һөнәри белем алу мөмкинлекләре турында тулы мәгълүмат биреп, хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләренә булган социаль гарантияләр белән якыннан таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев