Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай шәһәре 3 нче урта мәктәбен укучылары онытмый - ФОТО

    ​​​​​​​Азнакай шәһәре 3 нче урта мәктәбе быел 60 еллык юбилеен каршылады.

    Шул уңайдан ел дәвамында күп кенә чаралар үтте. Әле менә шушы көннәрдә 1968 елгы чыгарылыш укучылары: Мортазина Әлфия, Фасхетдинова Рима, Фәизова Таслимә, Әгъләмова Әминә, Бабылева Людмила бирегә килде. Алар, үзләренең пионер, комсомол вакытларын искә төшереп, кызыклы чара әзерләгәннәр. 7 нче сыйныф укучылары алдында чыгыш ясап, үзләре белән таныштырдылар, ул вакыттагы мәктәп тормышы, директорлары, укытучылары турында сөйләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: