Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай әниләрен бәхетле бала тәрбияләү серенә өйрәттеләр

    21 нче “Сандугач” балалар бакчасы базасындагы “Компас” үзәгендә семинар узды.

    Шәһәребезнең 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы базасындагы “Компас” үзәгендә “Мәктәпкәчә яшьтәге баласы булган әти-әниләргә психологик-педагогик, диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтүне оештыру формалары” дигән темага зона семинары узды.

    Аны консультаця үзәге белгечләре Казан шәһәренең “Егоза” мәгариф үзәге белән берлектә оештырдылар. Семинарда Азнакай, Әлмәт, Актаныш районнарыннан 41 педагог катнашты.

    Педагогик фәннәр кандидаты, ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Егоза” үзәге директоры Наталья Реснянская һәм балалар нейропсихологы, югары квалификацияле педагог-психолог Әлфия Махатадзе чыгышлары файдалы һәм кызыклы булды.

    Шулай ук Әлфия Махатадзе әти-әниләр белән ничек итеп бәхетле бала тәрбияләү турында әңгәмә дә үткәрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: