Азнакай гимназиясендә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды һәм районның иң яхшы укытучыларын бүләкләделәр
Яңа ел алдыннан районда бер-бер артлы күңелле вакыйгалар булып тора.
Бүген Азнакай гимназиясендә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды һәм районның иң яхшы укытучыларын бүләкләделәр.
Азнакай гимназиясе базасында “Мәгариф” милли проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды.
Ул кызлар һәм малайлар өчен 2 технология, 2 информатика, 1 тормыш иминлеге һәм 1 өстәмә белем бирү (“Шахмат-мәктәпкә” түгәрәге) кабинетларын үз эченә ала. Проектны тормышка ашыру өчен 1 млн. 200 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Узган уку елында «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Тымытык, Чалпы авыллары, Җиңү бистәсе мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре эшли башлаган иде.
Әлеге тантаналы чарада катнашып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдулин киләсе уку елында тагын 7 мәктәптә шундый үзәк ачылачагын белдерде.
Чарада шулай ук район, төбәк һәм республика күләмендә һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган 28 педагог бүләкләнде.
– Сез яшь буынга тирәнтен белем һәм тәрбия бирәсез. Быелгы уку елы катлаулы шартларда узса да, укучыларның һәм педагогларның ирешкән уңышлары куанырлык. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, – дип Марсель Шәйдуллин изге теләкләрен юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев