Реклама
Мәдәни үзәк белгечләре Җиңү паркында “Колокольчик” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен “Чәчәкле балачак шәһәре” уены үткәрделәр.
Ул Азнакай муниципаль районының 90 еллыгына багышланды. Балалар өчен күңелле уеннар, конкурслар, туган як тарихы, аның истәлекле урыннары турында викторина оештырылды.
Чара бик мавыктыргыч булды, балалар районыбыз турында белемнәрен ныгыттылар. Кыш көне ачык һавада хәрәкәтчән уеннар гаять зур шатлык китерә һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда бирә.
Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз