Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай балалары бакча белән саубуллашты

    Азнакай районы Әгерҗе авылындагы “Чишмәкәй” балалар бакчасы быел 9 күбәләген мәктәп дөньясына очырды.

    “Кая китә балачак?“ исемле озату кичәсе җырлар, шигырьләр, биюләр, театральләшкән тамаша белән үрелеп барды.

    Балаларыбыз бакчада күп шөгыльләргә өйрәнгәннәр, чыгышларына карап, сөенеп утырдык.

    Алар тормышларының җаваплы чорына аяк басалар. Белем илендә дә тәрбиячеләре кебек балаларны ярата торган яхшы күңелле, олы йөрәкле укытучылар юлдаш булсын аларга.

    Айгөл Хөснуллина

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: