Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай Балалар иҗаты үзәге түгәрәкләре хисап тотты - ФОТО һәм ВИДЕО

    Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә биредә эшләүче түгәрәкләрнең отчет концерты узды.

    Фойеда кул эшләре күргәзмәсе, мастер-класс оештырылды. Мәгариф идарәсе җитәкчесе  Альберт Рахманов һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Рәмзия Хәсәнова иң яхшы өстәмә белем бирү педагогларына бүләкләр тапшырдылар һәм алга таба да эшләрендә уңышлар теләделәр.

    Тамашачылар балаларның һәр чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Азнакайның яшь талантлары өчен чын-чынлап йолдыз сәгате булды бу кичә.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: