Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай балалар бакчалары “Игелекле эшләр атналыгы”на кушылдылар

    Шәһәребездә “Игелекле эшләр атналыгы” бара.

    Шәһәребезнең “Игелеклелек” паркында Мәдәният йорты хезмәткәрләре 6 һәм 16 нчы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен кызыклы чара оештырдылар. Ул “Игелекле эшләр атналыгы” кысаларында үтте.

    Мультгеройлар белән бергә балалар төрле уеннар уйнадылар, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

    Мондый чаралар балаларны мәрхәмәтле, өлкәннәргә карата игътибарлы, ярдәмчел, дус булырга өйрәтә.

    Фәйрүзә Хафизова, 16 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: