Азнакай 7 нче урта мәктәбендә милли йолаларны онытмыйлар (ФОТО+ВИДЕО)
Азнакай 7 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфинә Фазлыева үзе җитәкләгән 8 нче сыйныф белән «Әбиемнең күңел сандыгы» дигән кичә үткәрде.
Әби-бабаларыбыздан килгән уеннар, кул эшләре, шигырьләр, җырлар аша милли йолаларыбызны, рухи мирасыбызны яшь буынга тапшыру үрнәге булды әлеге чара.
Гөлфинә Фазлыева әти-әниләр, әби-бабайлар катнашында мондый чаралар уздыруны традициягә кертте һәм алар бер-берсен кабатламыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев