Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай 5 нче урта мәктәбе педагоглары заманча укыту алымнары белән уртаклаштылар - ФОТО

    Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында «Башлангыч мәктәптә сыйфатлы белем бирү ресурсы буларак заманча технологияләр» дигән темага төбәкара семинар узды.

    Анда Сарман, Ютазы, Әлмәт, Лениногорск, Мөслим районнары һәм Октябрьский шәһәре мәктәпләреннән 70 педагог катнашты.

    Азнакай 5 нче урта мәтәбенең башлангыч сыйныф укытучылары 8 ачык дәрес бирделәр, 6 мастер-класс күрсәттеләр. Шулай ук башка районнардан 15 педагог үз эш тәҗрибәләре буенча чыгыш ясады.

    Семинарда катнашучылар Азнакайдан кызыклы һәм файдалы мәгълумат алып һәм тәҗрибә туплап, якты тәэсирләр белән киттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: