Азнакайда районкүләм чыгарылыш кичәсе үтте
Быел Азнакай мәктәпләрен 212 укучы тәмамлый
Әле кайчан гына тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән 212 азнакайлы өчен бүген чыгарылыш кичәләре гөрләп, алар зур тормышка аяк бастылар. Мәктәпләрдә аттестатлар алган укучылар Сөембикә урамы буйлап Татарстан мәйданына атладылар.
Биредә мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган 22 егет-кызга район башлыгы гранты тапшырылды.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгарылыш укучыларын тәбрикләп, киләчәккә уңышлар теләде.
– Сезнең һәрберегез – районыбыз горурлыгы, аның киләчәге. Быел Бердәм дәүләт имтиханнары буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәттегез, имтиханнарны югары балларга тапшыручылар бик күп булды. Монда һәркемнең - укучыларның, укытучыларның, әти-әниләрнең өлешен билгеләп бетергесез. Бүген сез тормыш сәхифәсенең яңа битен ачасыз. Мәктәбегезне, туган җирегезне онытмагыз. Без сезнең барыгызның да белем алып, киләчәктә Азнакайга кайтуыгызны көтеп калабыз, – диде Марсель Шәйдуллин.
Раоныбызда ел саен имтиханнарда югары баллар туплаган, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар арасыннан иң яхшыларны билгеләү дә матур традициягә әйләнде. «Елның иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы» дигән югары исемгә быел 4 нче лицейдан Нәзилә Рахманова, 5 нче мәктәптән Айсун Самедова, 7 нче мәктәптән Илзирә Илһамова лаек булдылар.
Тантанада имтиханнарда укучылары иң югары балл күрсәткән фән укытучыларын да зурладылар. 7 нче мәктәпнең рус теле укытучысы Лилия Садыйкова, химия укытучысы Лена Кәрамуллина, 2 нче мәктәпнең математика укытучысы Гадилә Һадиуллина, 5 нче мәктәпнең тарих укытучысы Алсу Галеевага Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Чыгарылыш сыйныф укучылары кич буе җырлап-биеп күңел ачтылар. Яшь һәм талантлы артистлар Артур Маузер (Гыйниятуллин) һәм Лия Шәмсинаның чыгышлары да алар өчен зур бүләк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев