Азнакайда олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр
Район-шәһәр мәдәният йортында төрле фәннәр буенча олимпиадаларда катнашып, җиңүче яисә призер укучыларны бүләкләү үтте
Тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева катнаштылар. Алар укучыларга һәм мәктәп директорларына Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Агымдагы уку елында фән олимпиадалырында мәктәп этабында — 10015, район этабында — 1877, Бөтенрәсәй олимпиадаларының төбәк һәм республика олимпиадалырының йомгаклау этапларында 253 укучы катнашкан, шулардан 102 җиңүче һәм призер булганнар. Фән олимпиадаларының төбәк этабы кысаларында ел А.М.Терентьев исемендәге XXIX Идел буе фәнни экология конференциясе үткәрелә — быел дүрт укучы әлеге конференциядә призлы урыннар яулаганнар. Бөтенрәсәй олимпиадасының йомгаклау этабында тарих, сәнгать һәм экология фәннәре, кытай теле буенча республикабызның җыелма командалары составында районнан дүрт укучы катнашкан — шуларның өчесе призер булганнар. Татар теленнән халыкара олимпиадада тугыз укучы катнашкан, ә ике укучы призлы урын алган. Районның җиңүләр исемлегендә 131 призлы урын исәпләнә!.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән Бөтенрәсәй олимпиадаларының төбәк этабында, республика олимпиадаларының йомгаклау этабында һәм «Олимпка юл» республика олимпиадасында җиңүчеләргә грантлар тапшырылачак.
— Мин геология, экология фәннәре буенча республика олимпиадаларында призлы урыннарга ия булдым. Шулай ук иптәшем Паршин Данил белән «АЛГА РИТМ», «Школьники — науке XXI века», «Мой первый шаг в науку», Терентьев исемендәге Идел буе фәнни-гамәли һәм экология юнәлешендәге башка күптөрле конференцияләрдә катнашабыз һәм урыннар яулыйбыз. Мин үзем теш табибы булырга җыенам, шуңа күрә биология белән химиядән ЕГЭ язачакмын — имтиханнарны уңышлы тапшырып, уку йортына бюджетка үтәрмен дип ышанамын, — дип сөйләде Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәп 11 нче сыйныф укучысы Камил Сабирҗанов.
— Бүгенге көндә безнең мәктәптән геология, экология, тарих буенча олимпиадаларда катнашкан, Терентьев исемендәге фәнни-гамәли конференциядә призер булган өч укучыбыз бар. Безнең укучылар төрле юнәлештәге фәнни-гамәли конференцияләрде үзләрен әйбәт яктан күрсәтәләр, җиңүләр, призлы урыннар яулап безне сөендерәләр, — диде Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәп директоры Алсу Шумилова.
Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев