Азнакай техникумы студентлары күңелле яши
17 ноябрь – Халыкара студентлар көне. Аны Азнакай политехник техникумы студентлары да билгеләп уза.
Техникум дистә еллар дәвамында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен меңләгән һөнәр ияләрен әзерләп чыгарган һәм алар төрле тармакларда районыбыз үсеше өчен хезмәт куялар.
Уку белән бергә студентлар һөнәри һәм иҗади бәйгеләрдә, спорт, мәдәни чараларда актив катнашалар.
“Без студентларыбызның Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли кулинария халыкара конкурсында, “Абилимпикс”, WorldSkills һөнәри осталык халыкара чемпионатында, Бөтенроссия студентлар проекты конкурсы кебек дәрәҗәле бәйгеләрдә үз белемнәрен һәм һөнәрләрен күрсәтә алулары белән горурланабыз”, – ди техникум директоры Роберт Хөснетдинов.
Техникум педагоглары студентларга төпле белем һәм һөнәр биреп кенә калмыйлар, аларның тормышы файдалы, кызыклы булсын өчен дә тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев