Азнакай районында беренче сыйныфка 713 укучы бара
Районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елы башлануын белдереп, 2 сентябрьдә беренче кыңгырау чыңлады.
Быел 713 бала белем йорты бусагаларын тәүге тапкыр атлап керәчәкләр.
Азнакай 2 нче урта мәктәбендә дә Белем көне тәүге тапкыр парталар артына утыручы 44 укучы өчен мавыктыргыч һәм әкияти бәйрәмгә әверелде.
Укучыларның, укытучыларның, ата-аналарның шатлыгын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфия Гыйләҗева да уртаклашып, яңа уку елы башлану белән тәбрикләделәр.
Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев