Азнакай мәктәпләрендә салкыннар аркасында дәресләр кичектерелә
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән температура шартларында укыту-тәрбия процессын оештыру турында хәбәр итә.
Һава температурасының нык түбәнәюенә бәйле рәвештә укучылар өчен имин шартлар булдыру максатыннан,ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми урта белем бирү учреждениеләрендә шәһәр мәктәпләрендә 1-4 сыйныфларда белем алучылар өчен – 25 градус һәм аннан түбән, авыл мәктәпләрендә шул ук сыйныфларда белем алучылар өчен 23 градус һәм аннан түбән температурада дәресләрне үткәрмәскә киңәш итә. Һава температурасы 27 градус һәм аннан түбән, 25 градус һәм аннан түбән булса – 1-9 сыйныфларда, 32 градус һәм аннан түбән, 30 градус һәм аннан түбән булса, өлкән сыйныфларда дәресләр үткәрелмәячәк.
Министрлык шулай ук мәктәпкә килгән укучылар белән консультацияләр, шәхси дәресләр үткәрергә, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен кизү төркем оештырырга киңәш итә, алар кайнар аш белән дә тәэмин ителергә тиеш.
Республиканың мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында җылылык белән тәэмин итү системаларының эшен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев