Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай гимназия укучылары Халыкара олимпиада призерлары булдылар

12 - 15 июньдә Казан шәһәрендә туган телдә белем бирүче мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узды.

Азнакай шәһәре гимназиясенең 8 сыйныф укучылары Әхмәтова Әдилә һәм Солтанова Инзилә олимпиада призерлары булдылар, дипломнар, истәлекле медальләр белән бүләкләнделәр.

- Безнең укучылар-гимназиябезнең горурлыгы, - дип билгеләп үтте гимназия директоры Альберт Рахманов.

- Олимпиадалар ныклы әзерлек таләп итә, бу бер яктан авыр булса,икенче яктан бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Җиңәр өчен тырышып укырга, өйрәнергә, Һәрдаим үз өстендә эшләргә кирәк. Укытучыларыбызга зур рәхмәт. Алар безгә һәрвакыт ныклы белем бирәләр, алга таба тагы да зур уңышларга ирешербез дип  өметләнәбез, - диләр Әхмәтова Әдилә һәм Солтанова Инзилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев