Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Актүбәдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинаре үтте

Актүбә 2 нче урта мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үтте.

Анда хәзерге көн өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе - “ФДББС шартларында рухи хәзинәләребез аша әхлак тәрбиясе бирү” мәсьәләсе күтәрелде.

Семинарда укытучылар мастер-класс күрсәтте, залда милли сәнгать, китап күргәзмәләре урын алган иде. Дәресләр һәм “Туган җирем - дуслык иле” темасына класстан тыш чара заман таләпләренә туры китереп, бик тә кызыклы итеп оештырылды. Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Фәнүзә Кашапова кунакларга мәктәп музеенда зур булмаган экскурсия үткәрде.

Кунаклар “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә ачылган заманча биология классы белән дә таныштылар, укытучыларга югары дәрәҗәдә үткәрелгән дәресләр, бәйрәм өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Укучылар күңеленә туган телгә мәхәббәт кенә түгел, ә татарлык һәм горурлык, халыкларның бердәмлек хисе дә салынганлыгын ассызыкладылар.

Эльмира Закирова, методик берләшмә җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев