Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җырны гомерлек юлдаш итеп

    Редакциябезнең бүгенге кунагы – Ландыш Шәрәфиева.

    Һәр кешедә нинди дә булса сәләт яшеренгән. Ул җир куенындагы чишмә кебек, вакытында табып, ачып җибәрсәң, ургып ага башлый һәм, йөгерек чишмә елгаларга, диңгезләргә барып кушылган кебек, сине олы иҗат дөньясына алып чыга. Редакциябезнең бүгенге кунагы әнә шундый сәләтле райондашларыбызның берсе, сәнгатьтә үз юлын тапкан җырчы һәм композитор, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре – Ландыш Шәрәфиева.

    – Ландыш, заманында иң бай, мәдәният учагы гөрләп торган Чалпы авылында туган кызның язмышы башка юнәлеш буенча китә алган булыр идеме?

    – Һәрхәлдә, мин үземне җырлармын һәм бигрәк тә көйләр язармын дип башыма да китерми идем. Безнең балалар бакчасында бик матур бию төркеме бар иде. Алина апа безне нинди генә биюләргә өйрәтмәде! Хәтта Казан телевидениесеннән килеп төшереп тә киттеләр. Шулай итеп, мин сәхнәгә беренче тапкыр бию белән чыктым. Мәктәптә укыганда авыл Мәдәният йортына эшкә танылган хореограф Илдар Манюровның кызы Розалия Манюрова килде. Ул чын һөнәрман иде. Аннан күп нәрсәне төшендек, бию осталыгына өйрәндек.

    – Гел биеп кенә йөрдеңме, шундый тавыш белән җырламавыңа бер дә ышанасы килми?

    – Мәдәният йортында вокаль-инструменталь ансамбль эшли иде. 6-7 нче сыйныфларда укыган чак булгандыр, ансамбльгә кушылып, беренче тапкыр сәхнәдән “Идел буе каеннары”н җырладым. Ул чакта “Коммунизмга” колхозының көчле, хәлле чагы, республика чаралары да бик күп уза иде авылда. Кунаклар алдында гел концерт куябыз. Әнә шулай итеп, мин җырлый да башладым. Аннан зур гына хорыбыз бар иде, аның составында да чыгыш ясадым. Район үзешчән сәнгать смотрларында бию белән дә, җыр белән дә катнаштыралар иде. Биергә малайлар җитмәгәндә, “малай” булырга да туры килде.

    – Шундый осталыкларың белән син ничек музыка мәктәбен читләтеп үттең?

    – Музыка мәктәбенә йөрмәдем, апа йөрде. Аның баянында үзлегемнән өйрәнеп, ашка килгән әби-апаларны җырлата идем.

    – Ни өчен педучилищега юл тоттың?

    – Анда биергә дә, җырларга да, барысына да өйрәтәләр дип, әни киңәш бирде. Сигезенче сыйныфтан соң Чистай педучилищесында белем алдым. Бик көчле укытучылар укытты. Чыннан да, биредә җырларга да, биергә дә, уен коралларында уйнарга да өйрәттеләр. Остазларыма бүген дә рәхмәтлемен. Эшкә балалар бакчасына тәрбияче итеп Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылына билгеләделәр. Әмма күңел нигәдер гел Әлмәткә тартты. Һәм билгеләнгән вакыт (отработка диләр иде элек) үткәч, Әлмәтнең 46 нчы үрнәк балалар бакчасына күчтем. Балалар бакчаларында эшләгәндә дә үзешчән сәнгатьтә актив катнаштым. “Нефтьче” Мәдәният йортына биергә йөрдем. Биюне беркайчан ташламадым. Чистай педучилищесыннан соң Уфада югары белем алдым.

    – “Азнакай Азнакай инде!” – дигән бит Президент та. Баксаң, сине туган ягыңда зур ачышлар көткән!

    – Язмыш мине Азнакайга кайтарды. Үзебезнең халык театрына кереп киттем. Ул чакта режиссер Касыйм ага Еникеев иде. Илдар Манюров биергә чакырды. Барысына да җитешә алмагач, бары театрны һәм җырны калдырдым. Театрда иң беренче Туфан Миңнуллинның “Монда тудык, монда үстек” спектаклендә Надия ролен уйнадым. Әлмәттә зона ярышында катнашып, икенче Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты исеме алдык. Хезмәт юлым үзеннән-үзе мәдәният белән үрелеп китте. Автоклуб белән җитәкчелек иткәндә район халкына бик күп концертлар бирдек.

    – Бүген шәһәребездәге иң зур мәдәният йортын җитәклисең. Җитәкче эше иҗатыңа комачауламыймы?

    – Юк, киресенчә, ул иҗатыма рухи азык бирә. Коллективымны да, эшемне дә бик яратам. Әле менә тагын театрда катнаша башладым. “Илгизәр плюс Вера”да Наташа ролен башкардым. Хәзер яңа сезонга әзерләнәбез. “Җанашым” коллективы шулкадәр күңелгә якын. Яңа

    репертуар өстендә эшлибез. Ансамблебез РФнең халык иҗаты коллективы исеменә лаек булды. Бу – зур хезмәт, матур-матур костюмнарыбыз бар, ярдәмнәре өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт.

    – Көйләр язу сәләтең ничек ачылды?

    – Сөйләсәң, аның тарихы бик кызык. “Нишләп син музыкаль җыентык чыгармыйсың?” – диделәр миңа берчак. Ул чакта сәхнәдә башкара торган җырларым күп иде. Сөенә-сөенә киттем Казанга, тавышны яздырдым. Барлык чыгымнарны үзем күтәрдем. Авторлык хокукың юк дип, худсовет сызып атты. Баксаң, кеше җырын җырларга ярамый икән. Шуннан соң ул чактагы худсовет җитәкчесе Шәмсия Җиһангирова миңа яңа җырлар табарга кушты. Үземнең беренче көемне Илдус Мәрданшинның “Каеннардай якты булсын” шигыренә яздым. Авылда капка төбендә утырам шулай. Җәйге сихри кич. Күңелдән моң агыла башлады. Сизмичә дә, “Каеннардай якты булсын” ны көйләп утырам икән. Ничек яздырырга дип баш ватам, онытмасам ярар иде дип кайгырам. Кызыма җырлап күрсәттем. “Матур булган бу, әни!” – диде. Яңадан бер вакыттан соң көй тагын искә төште. Тиз генә Мәдәният йортында аны магнитофонга яздырдым. Бөтен тыңлаган кеше әйбәт ди. Оранжировка ясатырга Казанга ук бирдем. Ул җырны хәтта “Җиде йолдыз” проектына тәкъдим иттеләр, миңа шулай итеп канат куйдылар. Тагын язмышның бер рәхмәтедер инде, мәдәният идарәсе аша композиторлык буенча Казанга укырга җибәрделәр. Берничә үз җырым бар иде, аларны да алып бардым. Мәсгут Имашев, Риф Гатауллин укытты безне. Көйләр иҗат итәргә хәер-фатиханы бирүче дә алар булды. Җырларымны тыңлагач: “Рәхәтләндереп яз!” – диделәр. “Гомер җебе” дигән альбомымны чыгардым. Җырларны җырчыларга бирдем. Гүзәл Уразова, Алсу-Фәридә дуэты, Равил Галиев, Эльвира Хамматова, Салават Миңнеханов аларны олы сәхнәгә алып чыктылар. Бүгенге көндә дә иҗат итәм. Тагын бер альбом чыгарырга дип торам. Быел яңа җырлардан торган концерт бирергә дә теләк бар.

    – Синең беренче альбомыңдагы көйләр якташ шагыйрьләр шигырьләренә язылган. Бүгенге көндә аларның географиясе киңәйдеме? Гомүмән, шигырь сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсең?

    – Бик күп җибәрәләр шигырьләрне. Авторларга зур рәхмәтлемен. Бүгенге көндә Венер Фәттахов белән иҗади тандем бара. Шигырьләр сайлаганда мәгънәсенә игътибар итәм, сүзләре кеше күңеленең кылларын тибрәтерлек булсын.

    – Мәдәният кешесенең шәхси тормышка вакыты да аз кала торгандыр, райондагы барлык чараларның үзәгендә кайныйсыз. Гаиләдә бу яклап каршлыклар чыкмыймы?

    – Ирем Ленар авыл егете, Әгердә туып үскән. Сәнгать кешесе булмаса да, сәнгатьне ярата, миңа эшемдә дә, иҗатымда да таяныч.

    – Синең сәләтләр балаларыгызга да күчкәнме?

    – Улыбыз да, кызыбыз да сәнгать юлыннан китмәделәр, әмма икесе дә биергә дә, җырларга да оста. Аеруча Лилиябез саф, чиста тавышлы. Яшь чагында әни матур җырлый иде. Әти ягыннан да җырчылар бар. Шулай булгач, нәселдәнлек дәвам итә дип ышанам.

    – Син үзеңне бәхетле дип саныйсыңмы?

    – Бәхетлемен. Язмышыма рәхмәтлемен. Тормышта яраткан һөнәрең белән шөгыльләнү, аннан ләззәт алу, терәк булырдай ныклы гаиләң булу – бәхет дими ни дияргә?! Булганына шөкер итә белергә кирәк.

    – Җыр канатларында тагын да югарырак күтәрелергә, яңадан-яңа иҗат уңышларына ирешергә насыйп булсын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: