Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яшь музыкантлар Татарстан данын да якладылар

    Азнакайның яшь музыкантлары Уфада узган “Саннар музыкасы” Бөтенроссия конкурсында җиңеп, районыбыз гына түгел, Татарстан данын да якладылар.

    Илнең төрле төбәкләреннән җыелган 100 конкурсант арасында Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә Лариса Филиппова җитәкчелегендәге клавишлы синтезатор классында укучы Илзирә Гарипова өченче дәрәҗә лауреат, Румина Хәйруллина дипломант булды һәм кызыклы аранжировкалар ясап, электрон музыкада осталыкларын күрсәттеләр. Алар шулай ук гала-концертта да чыгыш ясадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: