Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Яңа Юлда бәйрәм күңелле узды

Халык бәйрәмнәргә тансыклаган. Яңа Юл бистәсендә мәчет янында узган бәйрәмгә дә күпләп җыелдылар.

Бигрәк тә район җитәкчелеге киләсен белгәч, сорауларны да әзерләп куйганнар.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларның барысына да җавап бирде, киләчәк планнар белән таныштырды.

Яңа Юл елдан-ел төзекләнә. Халык соравы буенча тротуар салынды. 

Быел бистәдә Мәдәният йорты да калачак, анда төзелеш эшләре бара. Балалар бакчасы, мәчете, берничә кибете бар, шәһәр белән ике арада кольцо йөреп тора.

Территориаль үзидарә рәисе Риф Самаров район җитәкчелегенәрәхмәтен белдерде. 

Бәйрәм җыр-моңга бай булды. Соңыннан оста хуҗабикәләрнең тәмле ризыклары белән җыйнаулашып чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев