Азнакаево
  • Рус Тат
  • "Урсал тауда"н азнакайлылар җиңеп кайтты

    Әлмәттә узган Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” Бөтенроссия фестиваль-конкурсында Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлары белән куандырдылар.

    "Фортепиано" номинациясендә Эллария Тимирова III дәрәҗә лауреат (укытучысы Марианна Муллина), Эллария Тимирова һәм Элиза Зиякова дуэты - II дәрәҗә лауреат, Камила Миршатова һәм Лиана Закирова дуэты (укытучылары Марианна Муллина, Венера Гыйләҗева) III дәрәҗә лауреат булдылар.

    "Фортепиано" номинациясендә шулай ук Ясминә Шакурова III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (укытучысы Резидә Наиловна).

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: