Азнакаево
  • Рус Тат
  • Шәфкатьлелек көне Азнакай гимназиясе укучыларында якты тәэсирләр калдырды (ФОТО)

    Укучылар шәфкатьлелек турында фикер алыштылар, төрле уеннарда актив катнаштылар.

    Мәдәни үзәк белгечләре Зөлфия Галиева, Лилия Идрисова һәм Венера Лотфуллина Азнакай шәһәре гимназиясе укучылары белән “Шәфкатьлелек көне” уздырдылар.

    Әкият геройлары Кузя белән Кнопа балаларга “итагатьлелек”, “шәфкатьлелек”, “кайгыртучанлык”, “кешелеклелек” кебек сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Укучылар шәфкатьлелек турында фикер алыштылар, төрле уеннарда актив катнаштылар.

    “Иҗат каруселе” түгәрәге җитәкчесе Венера Лотфуллина “Шәфкатьлелек планетасы” дигән панно ясау буенча мастер-класс үткәрде.

    Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: