Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Самара шәһәрендә үткән Сабан туен азнакайлылар гөрләтте

Сабантуй – күпмилләтле халыклар дуслыгын ныгытучы, татарларның гореф-гадәтләрен саклаучы, җитезлекне, кыюлыкны сынаучы, җыр-моңнарны киңлекләргә таратучы милли бәйрәм.

Халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй күптән республика кысаларыннан чыгып, татарлар яши торган һәр шәһәргә, хәтта чит илләргә барып җитте.  Азнакайлылар да, һәр елны бер төбәккә юл алалар.  Быел да район делегациясе Самара  шәһәрендә узган бәйрәмдә катнашып, гөрләтеп Сабантуй уздырып кайттылар.

Районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык кунакларны тәбрикләп, Азнакай якларыннан кайнар сәламнәрен җиткерде, шулай ук җылы кабул итүләре өчен тирән рәхмәтен белдереп, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаровка истәлек бүләкләре тапшырды.

– Сабантуй – халкыбызның милли чагылышы, ул аның рухын, көчен күрсәтә. Буын­нан-буынга, гасырдан-гасырга күчеп килүче бәйрәм ул. Моңа кадәр таныш булмаганнарны таныштыра да, күптән күрешмәгәннәрне күрештерә дә, дуслык күперләрен дә сала.  Шуңа күрә дә без Сабантуйның миллилеген, рухын саклап, аны үткәрүдә бар көчебезне кертергә бурычлыбыз, – диде Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.

 Сабантуй шәһәрнең Гагарин исемендәге паркта меңләгән халыкны җыйган зур бәйрәмгә әверелде. Биредә Самара өлкәсенннән һәм башка төбәкләрдән бик күп кунаклар җыелган иде. Чүлмәк вату, зур кәлүшләрдә, капчык киеп, көянтә-чиләк асып, йомыркалы кашык кабып йөгерүләр дисеңме, жирле үзешчәннәребезнең чыгышлары дисеңме - барысы да самаралылар күңеленә хуш килде.

Азнакайлылар биредә татар ишек алды күргәзмәсен оештырдылар. Монда сувенирлар, кул осталарының әйберләре сатылды, декоратив гамәли сәнгать буенча мастер-класслар үтте. Милли киемдәге кызларыбыз халыкны кайнар коймак, тәмле чәй һәм әлбәттә татар халкының милли ризыгыбыз булган чәк-чәк белән дә сыйладылар.

Сабантуйның иң кызыклы бәйгесе – көрәш булды. Яшь  көрәшчеләр мәйдан уртасында көч сынашты. Азнакай спортчылары да сынатмадылар, район данын лаеклы яклап, уңышлы чыгыш ясадылар.

Исегезгә төшерәбез, район Сабан туе Азнакайда 12 июньдә, авылларда 11 июньдә узачак. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев