Музейда – фотокүргәзмә
Бу көннәрдә Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Рамил Фәттаховның утызга якын фотоэшен туплаган күргәзмә эшли.
Җирлегебездә ТРның Атказанган нефтьчесе, республика гына түгел, ил күләмендә оештырылучы фотоконкурслар лауреаты Рамил Фәттаховны белмәүчеләр булса да, бик сирәктер. Бу көннәрдә Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда аның утызга якын фотоэшен туплаган күргәзмә эшли. «Минем өчен фотога төшерү – рухи ихтыяҗ дисәм дә ялгыш булмас. Күргәзмәдә туган як белән бәйле эшләрем урын алган. Табигать, яшәешебез, районыбызда яшәүче күпмилләтле халыклар дуслыгы – барысы да бер урынга тупланган, – ди Рамил Фәттахов. Күргәзмәгә куелган эшләр белән дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00 – 17.00 сәгатьләрдә танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев