Азнакаево
  • Рус Тат
  • Әлкәй авылында онлайн-концертлар бара

    Әлкәй авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе үзизоляция чорында эш режимын башкача көйләгән.

    Алар талантлы авылдашлары белән олайн-концертлар оештыралар. Аның чираттагысы сугыш чоры баласы Дамир ага Шәрифуллин белән узган. Дамир ага гомере буе колхозда игенче, эретеп ябыштыручы булып эшләгән, мәдәни чараларның күрке, китапханәнең иң актив укучысы.

    “80 яшьлек ветеран һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, бүген дә сөбханалла, егетләр кебек. Тормыш иптәше Роза апа белән матур гомер итәләр, әниләре Камал апаны кадер-хөрмәттә яшәттеләр, өч балага белем һәм әйбәт тәрбия бирделәр. Бүген оныкларының да уңышларына куанып яшиләр” – ди китапханәче Венера Газиҗанова.

    Фото: скриншот видео

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: