Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күршеләрдә – кунакта (ФОТО)

    Ут күршеләребез – бөгелмәлеләр белән аралашып, дус-туганнарча яшәп ятабыз.

    Әле шушы көннәрдә генә районыбыз үзешчәннәре бу элемтәләрне тагын да ныгытып, Березовка авылында бик матур концерт куеп кайттылар.

    Район-шәһәр Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева җитәкчелегендәге иҗат төркеме чыгышларын тамашачы алкышларга күмде.

    Березовка авыл биләмәсе башлыгы Наталья Меньшаева, “Бердәм Россия” фракциясе депутаты Әнвәр Әхмәдиев халык алдында чыгыш ясап, дуслык күперенең тагын да ныгуын теләделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: