«Киләчәк белән диалог»та
Азнакайның 8 нче «Гнездышко» балалар бакчасында «Мәгарифнең яңа технологияләрен өйрәнү” төбәк семинар-практикумы узды
Бирегә Алабуга, Баулы, Норлат, Бөгелмә, Лениногорск, Җәлил һәм Актүбәдән кунаклар килде. Анда район мәгариф идәрәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, балалар бакчалары мөдирләре, тәбрбиячеләр, «Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалогта» проекты урынбасары, Әлмәт районының 1 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы мөдире Рәмилә Бадртдинова, компаниянең социаль программалар бүлеге җитәкчесенең урынбасары Сергей Плахотников, физкультура комплексларында занятиеләр методикасы авторы Сергей Реутский да катнашты.
— «Татнефть» компаниясенә безгә күрсәткән даими ярдәмнәре, әлеге проект кысаларында алып барылган зур эшләре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бүген балалар бакчалары төрле конструкторлар һәм пособиеләр белән тәэмин ителде. Проектта катнашырга теләгән балалар бакчалары бик күп. Киләчәктә аларның саны тагын да артыр дип өметләнәбез, — диде, семинарны мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.
«Гнездышко» балалар бакчасында бабашки дип аталган конструктлаштыру үзәгенә һәм Сергей Реутскийның 3Д-комплексына ия булган. Сергей Реутский комплекста ничек шөгыльләнергә кирәклеге турында аңлатты.
— Мин Азнакайда беренче тапкыр түгел, һәм мин, компания вәкиле буларак, аның социаль кайгырту күрсәтүенә куанам. Минемчә, балаларның бәхетле балачакка хаклары бар, алар өлкәннәр куйган бурычларны катгый үтәргә тиеш дигән сүз юк, чөнки һәр буынның үз бурычлары. Алар үсеп, үз чынбарлыгын төзи. Әлбәттә, үзара бәйләнеш һәм үсеп килүче буын киләчәктә безне кайгыртачак дигән тойгы булырга тиеш. Балалар киләчәктә безне кайгыртсын өчен, без аларның балачакларын сакларга, яхшы мөнәсәбәтләребез турында тәэсир калдырырга тиешбез, — дип билгеләп үтте Сергей Плахотников.
«Гнездышко» балалар бакчасының мөдире Фәридә Мөстәкыймова балаларны сәламәтләндерү, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү өчен әлеге комплекс белән үзәкнең алыштыргысыз ролен ассызыклады. Очрашуда балаларны тәрбияләү, педагогларга ничек заман таләпләренә карап үзгәрергә кебек мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев