Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җиңү бистәсендә капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды - ФОТО һәм ВИДЕО

    Җиңү бистәсендә республика программасы буенча капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды.

    Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Ул Вахитов авыл җирлеге халкын Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен җиткерде, төзекләндерү эшләрен җиренә җиткереп башкарган һәм үзләреннән дә 400 мең сумлык өлеш керткән Марсель Сәмигуллин җитәкчелегендәге подрядчы оешма коллективына рәхмәтен белдерде.

    Бәйрәм бүләкләргә һәм районыбыз сәнгать осталырының җыр-моңына бай булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: