Азнакаево
  • Рус Тат
  • Үчәлле мәдәният йорты республикада иң яхшылар рәтендә

    “Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” республика конкурсында җиңүчеләр арасында Азнакай районы Үчәлле авылы мәдәният йорты да бар.

    Ул халкы 500 гә якын торак пунктлары мәдәният учаклары номинациясендә өченче урынга лаек булды һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде.

    Әлеге бәйгедә муниципаль һәм зона этапларыннан финалга барлыгы 35 авыл мәдәният клубы һәм йорты чыккан.

    Бүләкләү тантанасы бүген Казанда Татар дәүләт филармониясендә узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: