Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Бүген Яңа Юл микрорайонында "Җим-чәчәк" бәйрәме узды

"Җим-чәчәк" бәйрәме - борынгыдан татарлар арасында билгеләп үтелгән  яз бәйрәме.

Бу көнне яшьләр уеннар оештырганнар, җырлаганнар. 

Менә шундый бәйрәм Яңа Юлның күп функциональ үзәгендә дә оештырылды. Шунда ук ярминкә дә булды. Бакчачылар чәчәкләр, гөлләр, яшелчәләр үсентеләрен сатуга алып чыкты, алар бакчачылык буенча үзләренең киңәшләре белән дә уртаклаштылар. 

Бәйрәмне моңлы җырлар, гармун көйләре бизәп торды. 

Алып баручылар бәйгеләр, уеннар оештырдылар. Күпфункцияле үзәк директоры Алмаз Закиров мондый ярминкәләрне киләчәктә ешрак үткәрүне тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев