Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның яшь талантлары “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең супер-финалына узды

    “Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең Баулыда узган зона турында азнакайлылар уңышлы чыгыш ясадылар.

    Азнакай балалар сәнгате мәктәбеннән Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге “Бәхет” вокаль ансамбле – беренче, Фирдәвес Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге “Юлдаш” вокаль ансамбле, Лилия Талипова җитәкчелегендәге “Лилия” бию коллективы, “Вокал-соло” номинациясендә Чулпан Шаһиева икенче урынга лаек булды. Конферанслар арасында  Мәдәният йортында Альбина Берсеневада шөгыльләнүче Ралина Фасахова, Рания Мөбарәкшина, Нариман Кадыйров та үз номинацияләрендә икенче урынны алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: