Реклама
Азнакай шәһәр-район Мәдәният йортында эшләп килүче “Җанашым” ансамблен республикада гына түгел, чит төбәкләрдә һәм илләрдә дә беләләр.
Алар татар мәдәниятен үстерүгә, йолаларыбызны яңартуга үзләреннән зур өлеш кертәләр. 2017 елда ансамбльгә Россия Федерациясенең атказанган халык иҗат коллективы дигән мактаулы исем бирелде. 2012 елдан башлап коллектив «Татарстан – безнең йорт» фестивалендә катнаша. Быел да гала-концертта чыгыш ясап, лауреат булдылар.