Азнакайның 9 нчы мәктәбендә Театр елына багышлап "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән чара узды
Районның үзәк һәм мәктәп китапханәчеләре 8А, 8Б һәм 7нче сыйныф укучыларын театр тарихы белән таныштырдылар.
12 февраль көнне Азнакайның 9нчы мәктәбендә Театр елына багышлап “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип исемләнгән чара узды.
Чарага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зинфира Кашапова һәм үзешчән артист Рүзилә Габитова чакырулы иде. Алар балаларга әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр укыдылар, театр тормышы хакында сөйләделәр. Рәхмәт йөзеннән мәктәп укучылары аларга Г.Камалның “Беренче театр” спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Чараны үзәк район китапханәсенең туган якны өйрүнү бүлеге китапханәчесе Ләйсән Габдуллина алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев