Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайлылар “Йолдызлык” фестивалендә балкыды

Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.

28 февральдән 1 мартка кадәр Азнакай шәһәре Мәдәният йортында XX “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры барды. 

Анда Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнарыннан яшь башкаручылар 3 көн дәвамында конферанс, хореография, вокал-соло, вокаль ансамбльләр номинацияләрендә төрле яшь категорияләре буенча сәләтләрен сынадылар. Жюри барлыгы 220 номерны бәяләде. Барлыгы 1200 бала сәхнә тотты.

Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 75 һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.

1 мартта гала-концертта иң яхшы номерлар тәкъдим ителде һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Алар арасында азнакайлыларның күплеге сөендерә. «Бәхет», «Фантазия», «Юлдаш» вокаль ансамбльләре, «Лилия» бию коллективы һәм Руслан Латыйфуллин (вокал-соло) – беренче; «Фантазия» вокаль ансамбле, Чулпан Шаһиева, Ридель Кәлимуллин, Ясминә Галләмова (вокал-соло) – икенче, Дәлилә Ваһапова (конферанс) һәм Булат Гәрәев (вокал-соло) өченче урынны яуладылар. «Огоньки» бию коллективы һәм Мәликә Хәсәншина (конферанс) махсус призга ия булды.

 

Фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев